ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

9 нчы 10 нчы июльдә Сарман муниципаль районында ашлык сугу комбайннарының  2018 елгы игеннәрне урып-жыюга әзерлеген кабул итү Һәм техник караулары узды. Бу чарада авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Альберт Шарипов, авыл хуҗалыгы идарәсе, “Агрокөч” АҖ белгечләре, баш агрономнар, баш инженерлар һәм агрофирмалар белгечләре катнашты.

“Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014 – 2019 еллар)” Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатында, 2018 елның 8 – 10 июлендә Кукмара муниципаль районында һәм Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VII Бөтенроссия съезды узды. Съезд эшендә Россия Федерациясенең 32 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасы һәм Казахстан Республикасыннан 700 делегат – татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар мәктәбе укытучылары, татар телендә белем һәм тәрбия бирүче гомуми белем оешмалары җитәкчеләре, Россия Федерациясе һәм Татарстан Ресублкасы мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, төбәкләрдәге татар милли – мәдәни автономия җитәкчеләре һәм Бөтендөнья татар Конгерессы башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

11 июль конне  "Сарман" кинотеатрында "Лилия" балалар бакчасына йоруче нэнилэргэ "Урфин Джюс и его деревянные солдаты" исемле мультфильм курсэтелд


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International