Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары беренчелекне яулый!!!

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
20-21 январь көнне, Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары Азнакай шәһәрендә”Сандугач сайрар илем” дип исемләнгән фестиваль- конкурста көч сынаштылар. Җырлы-моңлы Сарман исемен тагын бер кат аклап Бадертдинова Рузилә һәм Киямова Дилә- - 1 урын лауреатлары, Эльвина Губайдуллина һәм Киямова Динә- 3 урын лауреатлары, Габдрахманова Лиана һәм Латыпов Камиль дипломантлар исемнәрен яулап кайттылар. Укучыларыбызга яңа уңышлар, яңа үрләр яуларга теләп калабыз! Һәм әлбәттә инде, шушындый талантлар устереп, йөрәк җылыларын бүләк итеп, конкурсларда чыгыш ясаганда терәк булучы укытучыларыбыз: Латыпова Гөлназ Гильусовнага, Хазиева Резеда Рафисовнага һәм Хамидуллина Расиха Мугалляфовнага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International