Чураш авыл мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңае белән район күләмендә мәдәният йортлары,авыл клублары арасында “Батырлар даны - мәңгелек” дигән 1 зона смотры узды.Смотрда Нөркәй авыл мәдәният йорты,Сөлек, Азалак, Юлтимер, Карашай Саклау, Чураш авыл мәдәният йортлары,авыл клублары катнашты.