Музей яңалыклары

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Күренекле язучы-фантаст, якташыбыз Адлер Камил улы Тимергалинның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыру максатыннан  һәм Сарман районының 85 еллык юбилее уңаеннан гимназия укучылары  өчен музей хезмәткәрләре  “Оялырлык хезмәтем юк” дип исемләнгән класс сәгате уздырды.

Адлер Камил улы Тимергалин 1931 елның 1 гыйнварендә ТАССРның Сарман районы Иске Минзәләбаш  авылында укытучы гаиләсендә туган. Балачак һәм үсмер еллары аның туган авылында уза.

Адлер Тимергалин — татар совет әдәбиятында фәнни-фантастик жанрны үстерүгә күп көч салган һәм хәзергәчә бу жанрда нәтиҗәле эшләп килгән «саф фантаст» язучы. Аның «Роберт, уян, сөеклем!» исемле тәүге фантастик хикәясе 1959 елда «Идел» альманахында, ә өч хикәясе тупланган беренче китабы («Пәһлеван кабере») Татарстан китап нәшриятында 1960 елда басылып чыга. Шуннан соң үткән ике дистә ел эчендә авторның тагы сигез китабы дөнья күрә («Ике хикәя, бер хыял», «Ерак планетада», «Мәңгелек хатирәләр», «Кохау ронго-ронго», «Космостан кунаклар», «Адашкан йолдыз», «Таш алиһә» һәм сайланма хикәяләр, повестьлар җыентыгы — «Кайтыр юллар»).

А. Тимергалин 1976—1982 елларда Татарстан Язучылар союзы каршыңдагы балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе булып эшләде. Журналистика, әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1981 елда Татарстан АССРны атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

Адлер Тимергалин—1975 елдан СССР Язучылар союзы члены.

Чараны үткәрергә ярдәм күрсәткәннәре өчен гимназия җитәкчелегенә, укытучыларга,  рәхмәтебезне белдерәбез.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International