Дөньяның матурлыгы саф хисләрдә чагылыш таба. Ә беренче саф хисләр мәктәп елларында бөреләнә.
Ел саен 14 нче февраль Изге Вәли көне- гашыйклар көне итеп уздырыла. Мәктәптә дә шул уңайдан кечкенә генә, ләкин бик тә эчтәлекле чара уздырылды. 11 нче класс укучылары мәктәпнең икенче этажын матур йөрәкләр белән бизәгәннәр иде. Укучыларга төрле уеннар, сораулар тәкъдим ителде. Балаларга да укытучыларга да чара бик ошады. Күктәге кояш та шушы бәйрәмгә сөенгәндәй, язгыча, елмая иде.