Сарман муниципаль районында балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне узды

2015 елның 20 ноябре, җомга

2015 нче елның 20 нче ноябрендә бөтен Россия балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне уңаеннан ГХАТ бүлеге белгече катнашында Петровский Заводы мәктәбендә укучылар белән очрашу узды.

ГХАТ бүлеге белгече укучыларга кешеләрнең хокуклары һәм азатлыклары, тормышта килеп чыккан ситуацияләр, конфликтлар вакытында үзеңне ничек тотырга кирәклеге турында сөйләделәр. Иң мөһиме, бала бервакытта да хәл ителмәгән мәсьәлә белән ялгыз калырга тиеш түгел. Балаларга үзләренең бурычлары, гражданлык хокуклары, үсеше, балигъ булуы, узаң турында сөйләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International