Җәлил шәһәр тибындагы поселок башкарма комитеты атналык Совет киңәшмәсе

2015 елның 25 декабре, җомга

22 декабрь көнне  Сарман муниципаль районының Җәлил шәһәр тибындагы поселок башкарма комитетында атналык Совет киңәшмәсе узды. Киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Сәлимгәрәев Илсур Илдус улы һәм “Җәлил шәһәр тибындагы поселок” муниципаль берәмлеге башлыгы Ленар Мирсаиф улы Бадиков алып барды. Киңәшмәнең көн тәртибенә 2 сорау куелды: торак-коммуналь хезмәте буенча түләмәүчеләр һәм тиеш булмаган урынга чүп ташлауга каршы көрәш. Беренче сорау буенча “Сарман” идарәче компаниясенең директор урынбасары Әскәр Нариман улы Кәбиров чыгыш ясады. Тиешле булмаган урыннарда чүп ташлау белән көрәшү турында “Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгының гомуми мәсьәләләр, кадрлар һәм социаль үстерү буенча урынбасары Шәйхетдинов Райхан Мирсәлим улы һәм ОАО “ДЖКХ (Благоустройство)” директоры Нияз Камилҗан улы Гарипов үз фикерләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International