Яңа ел, кышкы каникуллар – һәр бала өчен зур бәйрәм. Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан үзәк балалар китапханәсе балалар өчен кызыклы масса чаралар үткәрде. Каникул көннәрендә балалар китаплар укыдылар, төрле уеннарда, викториналарда, конкурсларда катнаштылар.
4 нче гыйнвар көнне “Гыйнвар – кыш уртасы” темасына әңгәмә үткәрелде, балалар кышкы табигатьнең үзенчәлекләрен белделәр, “Табышмак әйтәм, тап” дигән викторинада бик теләп катнаштылар, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, шулай ук “Кошларга ярдәм итик” дигән темага китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
5 нче гыйнвар көнне "Әкият геройлары бездә кунакта" темасына рәсем бәйгесе үткәрелде. Балалар яраткан әкият геройларын бик матур итеп рәсемдә сүрәтләделәр, үзләренең рәсем ясау осталыкларын күрсәттеләр.
6 нчы гыйнвар көнне “Мультфильмнар иленә сәяхәт” дигән чара үткәрелде. Бу көнне балалар “Кисекбаш”, “Дөнья халыклары әкиятләре”, “Попугай Кеша”, “Маша и медведь” һәм башка төрле мультфильмнар карадылар. Балаларның хәзерге заман мультфильмнарын гына түгел, ә элекке, совет чоры мультфильмнарын да яратып караулары беленде.
7 нче гыйнвар көнне китапханәдә «Әкияттә - кунакта» дип исемләнгән чара үтте. Бу көнне балалар әкият геройлары белән очраштылар, викторинада катнаштылар. Үзләре дә бик теләп әкияти өс киеме, аяк киеме, башлыкларны киеп карадылар, уеннар уйнадылар.