Җирлек турында

Илексаз авылына 1500 елда нигез салына. Район узәгеннән 3 км ераклыкта урнашкан. 1922 елда Илексаз авыл советы оештырылган. Авыл советына түбәндәге авыллар керә: Илексаз, Игәнә-Баш. 1923 елда Игәнә-Баш елгасы буена 90 хуҗалык урнаша.1924 елдан Игәнә-Баш авылында аерым авыл советы оештырыла. 1931 елда кабаттан Илексаз авыл советына кушыла. 1954 елда Мортыш Баш белән Илексаз авыл советы берләштерелә. 1959 елда Илексаз авыл советы белән Сарман авыл совет берләштерелә,1967 елдан янадан Илексаз авыл советы оештырыла. 1995 елдан Илексаз авыл җирле үзидарәсенә үзгәртелә һәм аның эченә Морбаш, Игәнә – Баш, Илексаз авыллары керә. 2006 елдан Илексаз авыл җирлеге.
 

 

 

 


2021 елның 1 гыйнварына авыл җирлегендә хуҗалыклар саны-415, шул исәптән Илексаз авылы-208, Игәнә-Баш авылы-61, Мортыш Баш авылы - 146. Халык саны -707 кеше, шулардан:

 0 яшьтән 6 яшькә кадәр-47 (Илексаз авылы-26, Игәнә-Баш авылы-0, Мортыш Баш -21)

7 яшьтән 16 яшькә кадәр-84 (Илексаз авылы-51, Игәнә-Баш авылы-0, Мортыш Баш -33)

пенсионерлар -261(Илексаз авылы -19, Игәнә-Баш авылы -45, Мортыш Баш -97).

Илексаз авыл җирлегенең гомуми мәйданы-7316,6 га, шул исәптән торак пунктларның мәйданы-253,8 га, шулардан: Илексаз авылы-93,3 га, Игәнә-Баш авылы-50,1 га, Мортыш Баш авылы-110,4 га, урман фонды җирләре 165,8 га мәйданны били.

1 урта мәктәп , 1 балалар бакчасы, 3 фельдшер - акушерлык пункты, 2 авыл мәдәният йорты, 1 кибет , 1 китапханә эшли, массакүләм ял итү зоналары бар (Сабантуй уздыру өчен). 1995 елда Мортышбаш авылында мәчет төзелә, 1999 елда Илексаз авылында мәчет төзелә.

Юл

гомуми озынлыгы-11663 м,

шул исәптән

асфальт -1936 М.

вак таш - 9727м.

Сәнәгать

Җирлек территориясендә алып баралар

Ромашкино нефть ятмасы территориясендә «Татнефть» ААҖ нефть чыгару.

Кече һәм урта бизнес

үз эшчәнлеген 8 кече бизнес субъекты башкара, шул исәптән

"Сәгъдиев Р. Г." КФХ.» , "Гыйбадуллин М.З.», «Шириев Н. Б.»

Татарстанның атказанган зоотехнигы Гөлзирак Нигъмәтуллина, Татарстанның атказанган терлекчесе Тәүхидә Шәяхмәтова, Татарстан Республикасының Атказанган энергетигы Миргаҗәм Илһам улы һәм башка бик күпләр туган авылында яши икән, безнең авылыбызны читтә дә таныткан якташларыбыз шактый. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Уразаев, атказанган фәнни хезмәткәр Азат Уразаев, КАИның физика кафедрасында озак еллар эшләгән техник фәннәр кандидаты Хәммәт Шәвәлиев, Татарстанның атказанган укытучысы Мирсәет Мөхәммәтҗанов, МТС директоры Яхъя Вәлишин, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Равил Галиев , генерал - майор Әхнәф Гайнетдинов, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әһелтдинов зөбәр Зәйнетдин улы һәм башка авылдашлар хаклы рәвештә горурланалар.

Соңгы елларда тормышка ашырылган программалар:

Илексаз авылының "Миннегали чишмәсе" чишмәсе төзекләндерелде, Илексаз авылы янгын куркынычсызлыгы өчен сулык җиһазландырылды, Мортыш Баш авылы «Сабантуй " мәйданы өчен өй һәм эскәмияләр ясалды, Игәнә-Баш авылында обелиск төзелде.

2010 елның октябреннән алып хәзерге көнгә кадәр Илексаз авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе һәм Илексаз авыл җирлеге башлыгы булып Гыйлфанов Флер Мусабир улы тора

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 18 марты, 10:03

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International