Сарман муниципаль районындагы “Шәфкатъ” үзәге хезмәткәрләре “Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәре – 2019” Бөтенроссия конкурсының республика этабында “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы социаль хезмәткәре» номинациясендә социаль хезмәткәр Хәмитова Раушания Рәшид кызы һәм “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы шәфкать туташы” номинациясендә массаж буенча шәфкать туташы Сафаргалина Резидә Соббух кызы катнаштылар һәм II урынны яуладылар.