Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңае белән бүген мәктәбебездә "Тукай безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара булып узды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан укыдылар, әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Чара матур биюләр, Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барды.
Бу чарада укучылар халык күңелендә, Тукай, мәңге сакланачагын расладылар.