Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф. М. Хөснуллинның Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлавы

8 июля 2021 г., четверг

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәм!

Гаилә – һәр кешенең тормышында иң мөһим нәрсә. Гомер-гомергә гаилә дәүләт һәм җәмгыятьнең нигезе булган. Ул бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәтә, авырлыкларны җиңәргә булыша. Нәкъ менә гаиләдә өлкән буыннан яшь буынга мәңгелек кыйммәтләребез күчә.

Үрнәк булып торган гаиләләр районыбызда бик күп, алар аеруча ихтирамга лаек. Тормыш юлыннан бергә атлыйлар, балалар үстерәләр, оныклары-оныкчыклары хөрмәтендә яшиләр.

Хөрмәтле райондашлар, гаиләләрегезгә тигезлек, татулык, тынычлык, сәламәтлек телим. Илләр имин, гаиләләрегез нык булсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International