Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның төзүчеләр көне белән котлавы

8 августа 2021 г., воскресенье

Районыбызның хөрмәтле төзүчеләре!

Барыгызны да чын күңелдән Төзүчеләр көне белән котлыйм! 
Төзүчеләр тырышлыгы белән районыбызда торак йортлар сафка баса, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр һәм башка социаль учреждениеләр төзекләндерелә. Бу районыбызның инфраструктурасы үсүе, халык өчен уңайлыклар тудырылуы турында сөйли. Киләчәктә дә төзүче һөнәре хөрмәтле һәм кирәкле, ә хезмәтегез нәтиҗәләре озак еллар районыбыз горурлыгы булыр, дип ышанам.
Авыр һәм мактаулы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Төзелеш тармагында эшләүчеләргә һәм хезмәт ветераннарына чын күңелдән корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете, хезмәт уңышлары телим!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International