Азалак авылында яшәүче Низаметдинова Сәкинә Низаметдин кызына бүген 100 яшь тулды

15 октября 2021 г., пятница

Азалак авылында яшәүче Низаметдинова Сәкинә Низаметдин кызына бүген 100 яшь тулды. 

Районның легендар шәхесе – озак еллар “1 Май” колхозын җитәкләгән, аның үсешенә зур өлеш керткән, Хәниф Хәйруллинның “Канатлар талмасын” әсәре героеның прототибы Вильдан Рамазановның тормыш иптәше Сәкинә апа унынчы дистәсен тутырды. Олуг юбилее белән йөзьяшәр әбине район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп. Рәсәй Президенты Владимир Путинның, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау открыткаларын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов та сихәтлек, киләчәктә балалар. Оныклар кадер-хөрмәте теләделәр. 

Гасырлык гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган – укучыларны мәктәптә укыткан, китапханәдә эшләгән, авыл халкын агартуга күп көч куйган ветеран туган авылында, аның шифалы суларын эчеп, сулар һавасыннан күңеленә дә, җанына да сихәт алып, кызлары тәрбиясендә, онык-оныкчыклары хөрмәтендә яши.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International