Район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның юл тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары көне белән котлавы

17 октября 2021 г., воскресенье

Хөрмәтле юл тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Юлларны төзекләндерү – районыбыз инфраструктурасы үсешендә төп юнәлешләрнең берсе. Яңа юллар төзелә, район үзәген авыллар һәм башка шәһәрләр белән тоташтыручы юллар ремонтлана, урамнарыбызның йөзе үзгәрә.

Кышын-җәен, нинди генә табигать шартлары булуга карамастан, сез алдыгызга куелган зур бурычларны үтәү өчен бар көчегезне, белемегезне бирәсез, кешеләрнең иминлеге өчен тырышып хезмәт куясыз.

Районыбызның юл челтәре үсешенә һәм халыкның тормыш шартларын яхшыртуга керткән хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Аерым ихтирам сүзләрем – тармак ветераннарына.

Бәйрәм көнендә барчагызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International