Латыйпов Габделхай Латыйп улы 90 яшьлеген билгеләп үтте

8 ноября 2021 г., понедельник

Петровка Завод авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Латыйпов Габделхай Латыйп улына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән аны район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, балалары, оныклары да юбилярга сихәт гомер, кадер-хөрмәттә яшәвен теләделәр.
Гомере руль артында узган Габделхай абыйның тормыш хатирәләре бик күп. Аның акыл-зиһененә, хәтеренә ис китмәле. Тик утыруны, эшсез торуны бер дә белми ул. Ял иткән вакытларында кулына моңлы юлдашы – гармунын ала да, күңеленнән генә булса да, яшьлекләреннән урап кайта.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International