«Исемең синең билгесез. Батырлыгың мәңгелек»...
Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александр бакчасында урнашкан Билгесез солдат каберенә язылган бу сүзләр сугыш афәтеннән коткарылган халыкларның һәм киләчәк буыннарның чиксез рәхмәте булып яңгырый.
Дәһшәтле 1941 елның декабрендә совет гаскәрләре Мәскәү астында барган сугышларда, тиңсез батырлыклар күрсәтеп, фашистларның һөҗүм итүен туктата.
Бөек Ватан сугышы тарихы – ул совет халкының чиксез батырлыгы тарихы. Эйе, сугыш елъязмаларында исемнәре данга күмелгән, орден-медальләр белән шөһрәт казанган, безнең горурлыгыбыз булган каһарманнарыбыз бик күп. Шул ук вакытта Бөек Ватан сугышы утында хәбәрсез югалган, исемнәре билгесез, ләкин Ватан алдындагы бурычын тулысынча үтәгән, Туган иленең һәр аршын җире өчен гомерен кызганмый көрәшкән солдатлар да шундый ук кадер-хөрмәткә лаек.
Шул максатлар белән 1966 елның 3 нче декабрь көнендә, Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан, Мәскәү юнәлешендә барган сугышларда һәлак булган совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александр бакчасына кайтарып җирләнә.
2014 елдан башлап, 3 декабрьдә Россиядә истәлекле дата - Билгесез солдат көне билгеләп үтелә.
Сарман районыннан фронтка киткән 11 меңнән артык кешенең 7900дән артыгы кире әйләнеп кайтмаган. Шул исәптән 4700дән артык якташыбыз хәбәрсез югалган. Якыннарына, туганнарына язмышлары билгесез.
Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында, башка хәрби конфликтларда һәлак булган, хәбәрсез югалган ватандашларыбызны берләштереп, якты истәлеген мәңгеләштерү, хөрмәтләү көне.