Бүген күренекле якташыбыз Татарстан Республикасының халык артисты Зөһрә Нигъмәтулла кызы Шәрифуллинаның зур юбилее

20 декабря 2021 г., понедельник

Хөрмәтле Зөһрә Нигъмәтулловна! Сезне гомерегезнең матур бәйрәме белән тәбрик итәбез. Иҗат юлыгыз – туктаусыз эзләнүче һәм камиллеккә омтылучы, тынгысыз шәхеснең мактаулы гомер юлы. Сез татар җыр сәнгате өлкәсендә зур абруе булган, татар милләтенең һәм Сарман ягының күренекле шәхесләренең берсе. Кабатланмас уникаль талантыгыз белән туган Татарстаныбызда гына түгел, аннан еракта яшәүче милләттәшләребезнең дә мәхәббәтен һәм ихтирамын яуладыгыз.

          Киләчәк тормышыгызда да иҗат чишмәгез саекмасын, күңелегездә яшьлек учакларыгыз сүнмәсен.

          Яңадан-яңа казанышлар, иминлек, исәнлек-саулык, шатлыклы тормыш, бәхет телибез.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International