Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевка - 85!

20 января 2022 г., четверг

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!

Барлык Сарман халкы һәм шәхсән үз исемемнән олугъ юбилеегыз белән тәбрик итәм!

Бүген Сезнең исем күренекле дәүләт, сәясәт, җәмәгать эшлеклесе буларак, Россиядә генә түгел, дөньяның күп илләрендә танылган һәм мәртәбәле. Татарстан Республикасының дөньякүләм дәрәҗәдә абруйлы республика, хөрмәткә лаек милләт булып үсүендә Сезнең өлешегез зур.

Һәр сүзегез, һәр гамәлегез татарстанлылар күңелендә киләчәккә өмет уятты. Зур сәясәттә глобаль бурычларның үтәлешен генә түгел, республикабызда һәр районның язмышы белән дә якыннан кызыксындыгыз, халык мәнфәгатьләрен беренче чиратка куйдыгыз. Шуңа күрә Сезне халык үз итә, хөрмәт итә. Беренче Президенты белән чиксез горурлана.

 Бүгенге көндә дә тынгысызлыгыгыз, милләтебезнең тарихи мирасларын торгызуда һәм саклап калуда фидакарь эшчәнлегегез зур хөрмәткә лаек. Алга таба да татар иленең зирәк киңәшчесе булып мең яшәгез, хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Юбилеегыз белән!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International