Татар халкының бөек улы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, мәшһүр якташыбыз, Сарман районының шәрәфле гражданы Илһам Шакировның туган көне

15 февраля 2022 г., вторник

Татар халкының бөек улы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, мәшһүр якташыбыз, Сарман районының шәрәфле гражданы, исән чагында ук татар халкының рухи көзгесенә әверелгән сөекле Илһам агабызның туган көне.

Ул татар җыр сәнгатенең тулы бер эпохасын гүдәләндергән, гасырларга бер генә туа торган бөек халык җырчысы иде.

Илһам аганың халыкның рухи идеалларын бөтен җаны белән тоемлый белеп һәм шуларны йөрәге аша үткәреп башкарган җырлары халык күңеленә дәва булды. Шуңа да аны халык зурлады, яратты.

Без бәхетле буын, чөнки Илһам аганың җырларын тыңлап үстек. Һәм шушы моң дәрьясының чишмә башы Сарман якларында юл алуы безнең күңелләргә аеруча горурлык өсти.  

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International