Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

8 марта 2022 г., вторник

Сарман районының гүзәл затлары! Кадерле хатын-кызларыбыз!
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм! 
Сез күңел тынычлыгы, кайгыртучанлык, зирәклек һәм башкалар өчен җан ату кебек сыйфатларны мулдан өләшеп, якыннарыгыз тормышын тагын да бәхетле итәсез. Табигатьнең үзе кебек, яңа тормыш, мәхәббәт һәм гүзәллек чыганагы сез.
Бүгенге көндә хатын-кызның роле тормышыбызның барлык өлкәләрендә дә зур әһәмияткә ия. Вазыйфаи бурычларыгызны төгәл үтәп, шул ук вакытта иҗтимагый тормышта актив катнашып, районыбыз үсешенә үз өлешегезне кертәсез. Рәхмәт сезгә!
Төрле өлкәләрдә эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялдагы өлкән буын вәкилләренә, хезмәт, тыл ветераннарына, күп балалы аналарга һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә аерым хөрмәт сүзләремне җиткерәм.
Сезгә барлык башлангычларыгызда уңышлар, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм теләкләрегезнең чынга ашуын телим. Гаиләләрегездә иминлек, бар дөньяда тынычлык хакимлек итсен. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International