Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Мәдәният өлкәсе иҗатка гашыйк, үз эшен яратучы кешеләрдән тора. Сезнең мәдәни мираска һәм халык иҗатын үстерүгә керткән көндәлек өлешегез кешеләргә гүзәллек дөньясы белән аралашу шатлыгы бүләк итә. Үзегезнең намуслы хезмәтегез белән музей, китапханә, кинотеатр, сәнгать, музыка мәктәбе һәм мәдәният йортларының уңышлы эшләвен тәэмин итәсез.
Сез хезмәтегез белән буыннан-буынга күчүче кыйммәтләрне - туган тел һәм әдәбиятны, гореф-гадәт, йолаларны һәм мирасны саклыйсыз, безнең кече Ватанның мәдәни һәм рухи көчен үстерүгә ярдәм итәсез. Сезгә хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Җырларда җырланган Сарман данын данлауда, Илһам Шакиров, Зөһрәләр салган якты, моңлы сукмактан атлаучылар санын тагын да арттырырсыз, дип ышанам.
Барлык мәдәният хезмәткәрләренә, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарга ныклы сәламәтлек, бәхет, зур иҗади җиңүләр, саекмас дәрт, бетмәс-төкәнмәс илһам, барлык башлангычларда һәм иҗатта уңышлар телим.