Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Чик сакчылары гаскәрләре көне белән котлавы

28 мая 2022 г., суббота

Хөрмәтле райондашлар!

 

Сезне Чик буе гаскәрләре көне белән тәбрик итәм. 

Кайчандыр үзенең хәрби бурычын үтәп кайткан барлык ветераннарны да, хәзерге вакытта хезмәт итүче егетләребезне дә әлеге бәйрәм белән тәбриклим. Суда, һавада, коры җирдә илебез чикләрен саклаучылар безнең армиябезнең әһәмиятле өлеше булып тора. Сезнең уяулык һәм намуслы хезмәтегез – чикләрнең ныклыгын һәм кешеләрнең тынычлыгын тәэмин итә. Бүген дә хезмәттәгечә дус, бердәм сез. Авырлыклар каршында югалып калмыйча, чын ирләрчә, матур тормыш алып барасыз. Актив гражданлык поцизиясендә булуыгыз өчен, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә керткән өлешегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.

Барыгызны да котлап, сәламәтлек, бәхетле матур тормыш телим. Бүгенге көндә үзләренең хәрби бурычын үтәүче барлык якташларга, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә дә исән–сау туган якларына әйләнеп кайтырга язсын. Елларыбыз имин, чикләребез һәрчак тыныч булсын. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International