Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның Корбан гаете белән котлавы

9 июля 2022 г., суббота

Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр!

 

Чын йөрәктән бәракәтле изге бәйрәм – Корбан гаете белән тәбрик итәм. 

Көтеп алынган бу көнне дин кардәшләребез мәчетләрдә бәйрәм намазларын укыйлар, догалар кылалар, Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу йоласын башкаралар. Һәркем киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен сорый. Районыбызда да елдан-ел дингә килүчеләр, мәчетләр төзүдә-төзекләндерүдә катнашучылар, корбаннар чалып, якыннарын һәм мохтаҗларны шатландыручылар арта бара. 

Төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яшәгән республикабызда, шулай ук районыбызда Корбан гаете – иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе. Безнең үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәвебез – киләчәктә туган җиребезнең тотрыклы үсешенең нигезе.

Хөрмәтле райондашлар! Бу Бөек Көнебез күңелләребезне изгелеккә юнәлтсен, тирә-якка мәрхәмәт белән карарга ярдәм итсен, һәммәбезгә дәрт-дәрман өстәсен, барлык күркәм эш-гамәлләребездә уңышлар китерсен, шатлык-куанычлар һәм җан тынычлыгы насыйп итсен. Исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим.  

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International