Сөлек авылында әфганчы Зәки Габдрахмановны искә алдылар

27 августа 2022 г., суббота

Бүген Сөлек авылында әфганчы Зәки Габдрахмановны искә алдылар, ул яшәгән йортка мемориаль такта куйдылар.

Тантанада район оешмалары вәкилләре, әфганчының якыннары, дуслары, сыйныфташлары, авылдашлары, күрше-тирә алты районнан әфган сугышы ветераннары, районда яшәүче әфганчылар һәм башкалар катнаштылар.
Әфганчылар иң элек батырның кабере янында булдылар, соңыннан Бөек Ватан сугышында башларын салган, “кайнар нокта”ларда хезмәт итүчеләр истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Тантана Зәки Габдрахманов яшәгән йорт янында дәвам итте. Анда катнашучыларны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина сәламләделәр. Очрашуда Зәки Габдрахманов турында хатирәләр яңартылды, әфган сугышы турында җырлар яңгырады, батыр бер минутлык тынлык белән искә алынды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International