Чираттагы ункөнлек алдынгылары бүләкләнде

20 сентября 2022 г., вторник

Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов һәм идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов чөгендер алу буенча чираттагы ункөнлек алдынгыларын бүләкләделәр.

Чөгендер алу комбайннарында эшләүче экипажлар арасында I урынга – “Нөркәй” агрофирмасы механизаторлары Руслан Миңнемөхәммәтов һәм Рузил Габдрахманов, II урынга шул ук агрофирмадан Искәндәр Нигъмәтҗанов һәм Ленар Габдрахманов экипажлары, III урынга “Җәлил” агрофирмасыннан Илнур Вәлиев лаек булдылар.

Төяүчеләр арасында I урында – “Сарман” агрофирмасыннан Руслан Әһелтдинов, II урында – “Нөркәй” агрофирмасыннан Рамил Салихов, III урында - “Җәлил” агрофирмасыннан Айрат Салихов.

Агрономнар арасында I урын – “Сарман” агрофирмасыннан Рамил Шакирҗановка, II урын – “Нөркәй” агрофирмасыннан Илшат Зариповка, III урын “Җәлил” агрофирмасыннан Гөлнара Гарифуллинага булды. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International