Сарман хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнүчеләрне озаттылар

22 октября 2022 г., суббота

Бүген Сарман hәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлегеннән бер төркем райондаш hәм күрше Мөслим районыннан ир-егетләрне Казан шәhәренең җыелу пунктына озаттылар.

Якыннары, туганнары аларга хәерле юл теләп калдылар. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин егетләрнең Ватанга тугрылыклы hәм үрнәк булуларын билгеләп үтте:
- Бүген, Рәсәй Президенты Указы, республика хәрби комиссары приказы нигезендә, хәрби операция кысаларында, беренче команданы озатабыз. Егетләр, сез - Ватаныбызның патриотлары, без сезнең белән горурланабыз, исән-имин йөреп кайтуыгызны телибез, - диде hәм юл кирәк-яраклары салынган рюкзаклар тапшырды.
Уку полигонына китүче егетләребез -Ләке авылыннан Евгений Лычак hәм Виталий Егоров белән сөйләшеп алдык.
- Без булмасак, тагын кем барырга тиеш? Барысы да әйбәт булачак. Гаиләләребез, якыннарыбызны без сакларга тиеш, - диделәр алар.
Исән-сау булыгыз, якташлар, иминлектә очрашулар насыйп итсен.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International