Мобилизацияләнгән сарманлыларның туганнары белән очрашу оештырылды

12 ноября 2022 г., суббота

Сарман районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин инициативасы белән мобилизацияләнгән егетләрнең туганнары белән очрашу оештырылды. Автобусларда “Казан Экспога” һәм танк полигонына илледән артык кеше барып кайтты. Ир-егетләргә күчтәнәчләр, көндәлек кирәк-яраклар тапшырылды.

Очрашу мизгелләре бик дулкынландыргыч узды. Батырларыбызга исән-имин туган якларына җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International