Район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Ураза гаете белән котлавы

21 апреля 2023 г., пятница

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, хөрмәтле райондашлар!

 

Сезне чын күңелдән барлык мөселман дөньясы өчен бик кадерле булган, иң хөрмәтле, иң олуг бәйрәмнәрнең берсе – изге Ураза гаете белән тәбрик итәм.

Ураза Гаетенең шифалы догалары һәр мөселман кешесенең күңеленә үтеп, тоткан уразаларыбыз кабул булып, биргән сәдакаларыбыз саваплы булсын, изге ниятләребез тормышка ашсын. Рамазан аенда башкарган игелекле гамәлләребез дәвамлы булсын.

Ислам дине – тынычлык дине. Аллаһы Тәгалә, җиребезне сугышлардан арындырып, илебезгә иминлек, тынычлык бирсен.

Бу Изге Бәйрәм һәр йортка шатлык, иминлек китерсен. Күңелләргә тынычлык, ышаныч иңсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, мул тормыш телим.

Ураза гаете мөбарәк булсын.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International