20 нче май көнне Тукай районы Новый поселогында Сарман балалар сәнгәть мәктәбенең "Дуслык" һәм "Шатлык" вокаль ансамбльләре легендар җырчыбыз Илһам Шакировка багышланган, Республика күләмендәге "Илһам - Вдохновение" дип исемләнгән 1 нче фестиваль – конкурста катнашып кайттылар. Әлеге конкурста шулай ук “Кама буе” ялгыз җыры белән Рәмилә Хусаинова да уңышлы чыгыш ясады.Бәйгенең оештырылу яклары балаларга бик ошаган, малайлардан гына тора торган "Дуслык" ансамбле гала-концертка үтте. Афәрин! Алга таба да үсеп килә торган җырчыларыбызга бары тик уңышлар, яңа үрләргә ирешүләрен телибез!