Кәүҗияк авылында Хәерниса апаның юбилеен бәйрәм итәләр

5 августа 2023 г., суббота

Кәүҗияк авылында туып-үскән кыз тормыш юлдашын да авылда таба. Аның белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә бәхетле әбинең куанычы булып, онык-оныкчыклар үсә. Юбилее уңаеннан кайтып, үзен кадер-хөрмәткә күмделәр. Хәерниса апаны гомер бәйрәме белэн район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме hәм истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов, авыл ветераннар советы Фәүзимә Шакирова, балалары, якыннары да ветеранга сихәт гомер, күңел тынычлыгы теләделәр. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International