Хәниф Хәйруллин исемендәге премияне тапшыру тантанасы

12 сентября 2023 г., вторник

Бүген Сарман муниципаль районы Советының залында Хәниф Хәйруллин исемендәге премияне тапшыру тантанасы узды. Комиссия рәисе Индира Рәис кызы Сахипова конкурс нәтиҗәләре белән таныштырып үтте. «Хәниф Хәйруллин исемендәге премия лауреаты» дип танылдылар:

әдәбият өлкәсендә

-Равил Мөбарәк улы Гыймадиев, ветеран-журналист, язучы-журналист Хәниф Хәйруллинның укучысы, Х. Хәйруллинның әдәбият әсәрләрен бастыруга зур өлеш керткән (әдәби-нәфис басма “Улларым, сез кайда?” һәм башкалар);

туган якны саклау һәм өйрәнү өлкәсендә

- «Яхшы Каран – таллы бишегем...» тарихи-публицистик басмасының редакция коллегиясе;

кулланма сәнгать өлкәсендә

- Әлфия Сәлимхан кызы Сәхабетдинова, Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының “Илһам Шакиров исемендәге  Сарман балалар сәнгать мәктәбе” укытучысы .

Премияне Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хуснуллин һәм Хәниф Хәйруллинның улы Ленар Хайруллин тапшырдылар.

Хәниф Хәйруллин исемендәге премия милли мәдәният, әдәбият һәм сәнгать (рәсем сәнгате, музыка, театр, декоратив-гамәли) үсешенә зур өлеш керткән, югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык белән аерылып торган, автор стиленең үзенчәлегенә, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булган гражданнарның күренекле казанышларын тану максатында бирелә. Кандидатларны тәкъдим итү 1 августтан башлана һәм 1 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Конкурска нәтиҗә 12 сентябрьдә үткәрелә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International