Йөрәкнең иң мөкатдәс хисе... Әни белән бала хисен үзе әни булган кеше генә аңлыйдыр. Бишек көйләрен көйләп, һәр көн саен изге теләкләрен теләп үстерә ул баласын. Ихлас, җылылык бөркелеп торучы Әниләр бәйрәмендә районыбызның күркәм ханымнары үзләренең туган җирне яратып, яраткан эшендә эшлэп, гаиләләрендә татулык белән гомер итеп, үзләре яраткан эш белән шөгыльләнергә дә вакыт тапкан тырыш, гүзәл ханымнар катнашты. Алар һәммәсе безнең районыбыз горурлыклары.
Аларны Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев һәм аның урынбасары, Район хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова тәбрикләделәр.