2023 елның 10 декабрь көнне Сарман районының иң хөрмәтле кешеләренең берсе, Татарстан Республикасының атказанган табибы, Сарман муниципаль районының шәрәфле гражданы, Соббух Рафиков исемендәге премия лауреаты Әхмәтов Илдус Котдус улы вафат булды.
Илдус Котдусович 1946 нчы елның 25 июнендә Түбән Ләшәү авылында туган, шушы авыл мәктәбендә белем алган. Казан медицина училищесын, Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган. Армия сафларында хезмәтен үтәгән.
1977 нче елдан Сарман районы Үзәк хастаханәсе хирургы, 1980 нче елдан 2011 елга кадәр – хирургия бүлеге мөдире булып эшләгән. 2011 нче елдан гомуми практика табибы булып эшләп, 2017нче елда лаеклы ялга чыккан.
Илдус Котдусович дөньядагы иң изге һөнәрләрнең берсен сайлап, бөтен гомерен район халкының сәламәтлеген саклауга багышлаган кеше. Аның өчен кеше сәламәтлеге һәм тормышы иң югары кыйммәткә ия иде, һәрвакыт кешеләргә ярдәмгә ашыкты, район халыкының хөрмәт казанган бөек табиб ул! Үз эшенә җаваплы карый торган, югары дәрәҗәдә профессионал, шул ук вакытта гади, үзе белән эшләүчеләр өчен гадел шәхес булды.
Әхмәтов Илдус Котдус улының якты истәлеге сарманлылар күңелендә мәңге сакланыр. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәт түрләрендә булсын. Мәрхүмнең балаларының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Ф.М.Хөснуллин, Г.Р.Гәрәева, Ф.А.Валиев, Ю.Р.Исмәгыйлова, Р.Р. Хөснимарданова, И.Р.Сәхипова, А.Р.Гайфетдинов, Н.А. Сафин, Л.Ш. Зиятдинова, Н.И.Сахуриев.