Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Габидуллина, балалары, якыннары да юбилярга сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр.
Габделхәй абый белән Фатыйма апа (2017 елда вафат булган) 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. 11 онык, 13 оныкчык өчен дә бик кадерле бабай ул. Бүгенге көндә ике оныгы Украинада махсус операциядә катнашалар, аларның исән-имин әйләнеп кайтуларын тели бабалары.