Бүген Сарманда районның күренекле тарихчысы, яшь буында спортка мәхәббәт тәрбияләгән остаз Наил Мирхафизан улы Сафин истәлегенә традицион мини-футбол ярышлары оештырылды.
Аларның җиңүчесе булып Әлмәт шәһәре командасы танылды. Сарман районы командасы - икенче, Яр Чаллы командасы өченче булдылар. Турнирның иң яхшы уенчыларын да билгеләп үттеләр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев һәм Наил Сафинның якыннары "Иң-иңнәр"гә кубоклар, медальләр, грамоталар тапшырдылар.