«Зөбәрҗәт» халык фольклор коллективы тагын бер тапкыр зур бүләккә лаек булды

21 декабря 2023 г., четверг

Нөркәй авылы мәдәният йорты авылыбызның данын күтәрүдә үзеннән бик зур өлеш кертә. Мәдәният йортына йөрүче балалар да, өлкәннәр дә матур - матур чараларда катнашып, әледән әле зур үрләр яулап торалар, Нөркәй данын еракларга тараталар. Менә шундый зур уңышлары өчен, мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Зөбәрҗәт» халык фольклор коллективы тагын бер тапкыр зур бүләккә лаек булды. Ел саен Бөтендөнья татар конгрессы махсус программа кысаларында Россия Федерациясе регионыннан 10, чит илдән 4, Татарстан Республикасыннан 5 ансамбльгә күлмәкләр тегә. Шулар арасында безнең әлеге коллективыбыз да булуга без бик горурланабыз.
 Рәисебезгә, Бөтендөнья Татар Конгрессы, республика, район җитәкчеләренә һәм, әлбәттә инде, «Зөбәрҗәт» халык фольклор коллективына  бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез, алга таба да сәламәт булып, зур уңышлар насыйп булсын!!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International