Раштуа кубогына хоккей уйнадылар

8 января 2024 г., понедельник

7 гыйнвар көнне Тукай районы Мәләкәс авылында Раштуа кубогына хоккей ярышлары оештырылды. Анда безнең районның Шәрләрәмә авылы егетләре дә катнаштылар. Ел саен күршеләрнең боз өстендә очрашулары матур традициягә әйләнде.

Хоккейчылар үзара аралашып-күрешеп, еллык көч, кәеф туплыйлар. Бәйрәм турниры безнең «Ширли» командасына җиңү алып килә.

— Егетләр кунактан бүләккә Кубок hәм медальләр белән кайттылар. Афәрин, безнекеләр, гадәттәгечә, сынатмыйлар, — дип, авылдашлары өчен сөенүен хәбәр итте Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина.

Икенче урынны хуҗалар үзләре алсалар, өченче урынны Тукай районының Иштирәк командасы яулый. Мортамаклылар дүртенче булалар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International