1 февраль көнне мәктәбебездә "Студентлар белән очрашу" кичәсе булып үтте. Чаллы шәһәренең КФУ да укучы Илдарханов Азат, Сарман аграр көллиятендә белем алучы егет-кызларыбыз очрашуга килде. Алар үзләренең студент тормышы турында сөйләделәр. Укучылар һәм укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Очрашуда сөйләү-чыгышлар күңелле уеннар, җыр-бию белән аралаштырып алып барылды. Барысы да бәйрәмне бик ошатып, киләсе елларда да шундый очрашулар булсын иде дигән теләктә калдылар.