100 яшьлек Хәния апа тормышындагы беренче сайлауны искә алды

15 марта 2024 г., пятница

Сарманда яшәүче йөз яшьлек Шакирҗанова-Ибраһимова Хәния Шакирҗан кызы да сайлаудан читтә калмады.

Аңа, участоктан урна алып килеп, өендә сайлау мөмкинлеге тудырдылар.

— Сайлаулар бик кирәк. Үзең теләгән кеше өчен тавыш биргәч, күңелгә рәхәт булып китә. Сайлауларда гомер буе катнаштым. Авылда гомеремдәге беренче сайлауны үзем дә оештырыштым. Бүгенге сайлауларны, бүгенге тормышны ул авыр еллар белән чагыштырырлык та түгел, — ди ул.

Тарихтан күренгәнчә, сугыш алды һәм аннан соңгы елларда СССР Югары Советына сайлаулар 1937 һәм 1946 елларда булган.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International