104 яшьлек Зәкия апа сайлауларны көтеп алды

15 марта 2024 г., пятница

Карашай Саклау авылының легендасы — 105 яшенә җитеп килүче Шәйдуллина Зәкия Насыйбулла кызы да бүген елның иң мөһим сәяси вакыйгасында катнашты.

— Көн саен белешеп торды, сайлауларны нык көтте әнкәй. Иртәнге, төшке, кичке аш вакытларында телевизордан «Яңалыклар» тапшыруын карый, ил-көн хәбәрләрен тыңлый. Бөтен нәрсәне аңлап тора, илдә барган хәлләрдән хәбәрдәр ул. Әле кайбер нәрсәләрне безгә дә аңлата. Украинадагы хәлләр белән кызыксына, ил-көннәргә тынычлык тели. Безнең әткәй яшь чагында Украинада хезмәт иткән булган, әнкәй аны да еш телгә ала, — диде кызы Розалия апа.

Зәкия апа янына участок сайлау комиссиясе членнары үзләре килделәр. Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева аңа бәйрәм күчтәнәчләре тапшырды. Бюллетеньне кулына алу белән, кем өчен тавыш бирәчәген әйтте йөзьяшәр әби.

— Президентыбызны сайлыйбыз. Илебез алга китсен, дөньялар тыныч булсын. Минем теләгем шул, — диде ул.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International