Озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйган хөрмәтле ветеранны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме белән истәлек бүләкләре тапшырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, балалары, оныклары, туганнары да юбилярга сәламәтлек, бәхетле һәм хөрмәтле гомер теләделәр.