25 нче апрель көнне Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның һәм укытучыларның “Милли һәм этномәдәни белем бирү: традицияләр һәм заманча өстенлекләр” Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе кысаларында “Чорлар аша киләчәккә юллар...” дип исемләнгән өлеше узды.
Конференциядә катнашучыларның фәнни-тикшеренү, иҗади эшләре, рәсем, презентацияләре, журналистика юнәлешендәге хезмәтләре, дәрес, әдәби кичә эшкәртмәләре каралды һәм мәртәбәле жюри тарафыннан бәяләнеп нәтиҗә ясалды. Ә инде мөхтәрәм шәхесләр Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин белән Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловларның 85 яшьлек гомер бәйрәмнәренә багышланган әдәби чара өлешендә юбилярларның үзләре белән очрашу һәркемгә истәлекле булды.