Казанда Сарман районы мәдәнияте көне үтте

5 июля 2024 г., пятница

«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында, Казан шәһәренең «Ленин» мәдәни-ял комплексында Сарман районы үзенең үзенчәлекле мәдәни мирасы турында сөйләде.

Катнашучыларны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хакимҗанов һәм Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләделәр. 

Чара интерактив мәйданчык – «Сөлге туе» буыннан буынга кучкән гаилә ядкәрен тапшыру күренеше, гаилә мастер-класслары, төбәкнең гореф-гадәтләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләүче көнкүреш әйберләре һәм уникаль чигү үрнәкләре күргәзмәсе белән ачылды.

Тамашачылар гаилә иҗат коллективлары, үзешчән сәнгать осталары һәм районның горурлыгы булган танылган якташ җырчыларыбыз катнашындагы бай концерт программасын да карадылар. Фольклор, җыр, бию халык коллективлары районның милли йөзен, анда яшәүче халыкларның көнкүрешен, буыннар бәйләнешен чагылдырган «Сарман үзе җырлап торган исем» концерт программасын тәкъдим иттеләр.

Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе милли бизәкләр һәм көнкүреш әйберләре ясау буенча мастер-класслар үткәрде. Җәлил сәнгать мәктәбе укучыларының Россиядә Гаилә елына багышланган «Илһам чыганагы гаиләсе» күргәзмәсен тәкъдим итте.

Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее, Сарман ягында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте, һөнәрләре белән таныштыру максатыннан, «Хәтер бизәкләре» остаханәсенә тукучылык һәм тукымага рәсем төшерү буенча мастер-класс оештырды.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы озак еллар парлы гомер кичерүче гаиләләргә багышланган «Буыннар тарихы – гаилә ядкәре», районыбыздагы күркәм йортларга багышланган «Ныклы нигез – гаилә күрке» дип исемләнгән күргәзмәләрне тәкъдим итте. Шулай ук «Асылыбызга кайтып барышлый», «Заманына күрә һөнәре» исемле мастер-класслар күрсәтелде.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International