Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Татарстан Республикасы көне белән котлавы

30 августа 2024 г., пятница

Хөрмәтле райондашлар! 

Барыгызны да чын йөрәктән Татарстанның төп бәйрәме – Республика көне белән тәбрик итәм! 

1990 елның 30 август көне республикабыз үсешенең яңа юнәлешен билгеләгән мөһим вакыйга булып тарихка керде. Татарстан Республикасында Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүенә 34 ел вакыт узды.

Шушы вакыт эчендә Татарстан Республикасы киләчәккә омтылучы алдынгы республика буларак дөньяга танылды. Шунысы аеруча кадерле: республикада яшәүче халыкларның бер-берсенә карата толерантлы булуы саклап калынды. Сәяси һәм иҗтимагый стабильлек, төрле милләт һәм конфессияләр арасында тынычлык һәм дуслык – Татарстанның суверенитет юлында иң зур казанышы дип әйтер идем. Шуңа күрә Республика көне аның барлык күпмилләтле халкының уртак бәйрәме.

Республика уңышлары безнең район тормышында да чагылыш таба.

Республикабыз җитәкчелеге ярдәме белән торак йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, авыл клублары, спорт һәм сәламәтлек саклау объектлары төзелә һәм ремонтлана, иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелә, юллар салына. Бүгенге көндә районда урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. 

Авыл җирлекләрендә социаль әһәмияткә ия программаларны тормышка ашырып, тыныч һәм имин республикада яшәү мөмкинлеген тәэмин иткән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинетына барлык райондашлар исеменнән рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Хөрмәтле райондашлар, сезгә районыбыз, республикабызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. 

Бәйрәм белән котлап, Татарстаныбызга, районыбызга яңа уңышлар, халкыбызга матур киләчәк телим. Үзебез сау-сәламәт, дөньялар тыныч булсын.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International