Илhам Шакиров исемендәге Сарман сәнгать мәктәбе укучылары «Безнең йорт - Татарстан» республика этномәдәни фестивалендә катнаштылар

12 октября 2024 г., суббота

«Безнең йорт - Татарстан» республика этномәдәни фестивале 2012 елдан халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм рухи яктан баету максатын күздә тотып уздырыла. Ул республика Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов башлангычы белән оештырыла. Анда Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре мәдәниятенең чагылыш табуына өстенлек бирелә.

8 октябрь конне әлеге фестиваль Мөслим районының Зифа Басирова исемендәге мәдәният йортында үтте. Илhам Шакиров исемендәге Сарман сәнгать мәктәбе укучылары да сайлап алу турында  уңышлы гына чыгыш ясадылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International