Октябрина апага 90 яшь тулды

15 октября 2024 г., вторник

“Октябрьдә туганнарның Ленин була бабасы”, - диләр иде. 15 октябрьдә Мортышбаш авылында дөньяга аваз салган кызга да әти-әнисе Октябрина дип исем кушалар.

Ел фасылының үзе кебек, сабыр, тыйнак гомер кичерә ул. Бүген аңа 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район Башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, ихлас теләкләрен җиткереп, чәчәк бәйләме, район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Илексаз авыл җирле башлыгы Флер Гыйльфанов, авыл ветераннар советы рәисе Әлфия Закирова, якыннары да юбилярга сихәт, хөрмәтле гомер теләделәр. Октябрина апа бүгенге көндә кызы Илгизә тәрбиясендә яши. Юбилее көнне хөрмәт итеп икетуганының кызлары да кайттылар. Күчтәнәчләргә, чәчәкләргә күмделәр аны. Оныклары да такси хезмәте аша чәчәк бәйләме җибәргәннәр иде.
Гомеренең 40 елдан артык вакытын медпунктта техник хезмәткәр булып эшләгән ветеранның беренче ярдәм күрсәткән чаклары да аз булмый. Бу хакта тулырак “Сарман” газетасының алдагы саннарында укыгыз.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International