30 октябрь − сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин аларга барып, күчтәнәчләр биреп, хәлләрен сорашып кайтты. Хәтер – ул кешелекнең узганнарны барлап, яхшыдан яманны аерырга өйрәтеп, киләчәккә алып бара торган юл.
Гаепсез кешеләр турында онытырга хакыбыз юк. Безнең бурыч – ил тарихының куркыныч вакытлары беркайчан да кабатланмасын өчен барысын да эшләү. Һәркем үзенә бирелгән гомерне, үзенчә бәхетле яшәп уздырсын иде. Шунысы куанычлы, 105 яшьлек Зәкия апа, Мөслимә апа да бугенге көнгә шөкерана кылып яшиләр. Районның яшәеше белән дә кызыксынып, матур фикерләрен әйтеп җибәрделәр. Без дә аларга сәламәтлек теләп калабыз!