26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көнендә, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Казан шәһәре Башкарма комитеты белән берлектә «Мин татарча сөйләшәм!» республикакүләм акциясен үткәрә.
Әлеге акция кысаларында Татарстан Республикасы мәктәпләре арасында татар телен һәм мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән бәйге үткәрелә. Бәйгедә җиңгән 20 такым алга таба «Казан Квест» уенына чакырыла. «Казан Квест» - 2025 елның 14 апрелендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе ярдәмендә үткәрелә торган татар телендә квест-уен.
Катнашучылар
Бәйгедә гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Мәктәптән бер команда чакырыла: 7 укучы һәм 1 куратор. Татар телендә камил сөйләшкән укучыларга биремнәрне башкару җиңелрәк булачак. Кураторның бурычлары: такымның эшен күзәтеп тору, координацияләү, аларны хәбәрләп тору, әмма уенга катышмау, ягъни эшләрнең, җавапларның нәтиҗәләренә йогынты ясамау сорала.
Биремнәр
Бәйгедә катнашу өчен https://forms.yandex.ru/u/67c6a5ea4936398abb4db95d/ сылтамасы аша кереп, 31 нче мартка кадәр гаризаны тутырырга һәм эшләнгән биремнәрен беркетеп җибәрергә кирәк.