Ләкедә Питрауны бәйрәм иттеләр

12 июля 2025 г., суббота

Бүген Ләке авылында Питрау билгеләп үтелде.

Халыкны бәйрәм белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Григорьевич Антонов котладылар, иң алдынгыларны бүләкләделәр. Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе урынбасары Ирина Айдар кызы Муллина мәдәният йортына да бүләк ясады. Тантаналы чараны якташыбыз Алмаз Әгъләмов белән авыл мәдәният йорты директоры Римма Антонова алып бардылар.

Бәйрәмдә төрле ярышлар оештырылды: ир-атлар да, хатын-кызлар да себеркесен дә җыйдылар, бер-берсен арбага утыртып та йөрделәр, кул да көрәштерделәр, капчык киеп тә йөгерделәр, гер дә күтәрделәр, таяк та тартыштылар. Келәмдә көрәшчеләр көч сынаштылар. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Якташларын сөендереп, бәйрәмгә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Андреев та кайткан иде. Шул ук вакытта катнашучылар «Питрау чибәре» исеме өчен дә көрәштеләр.

Мәйданның бер почмагында машина тартучылар да булды әле! Кыскасы, бәйрәм бик эчтәлекле булды һәм барысының да күңеленә хуш килде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International